Баулы шәһәренең «Девон» боз сараенда 2006-2007 елларда туган үсмерләр арасында хоккей буенча «Йолдызлар матчы» узды. Хоккей бәйрәменең мактаулы кунаклары – Россиянең атказанган спорт мастеры, «Ак Барс» хоккей командасының экс-капитаны, хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов һәм «Ак Барс» хоккей командасы уенчысы Артем Лукоянов булды.
«Йолдызлар матчы» башланыр алдыннан Данис Зарипов һәм Артем Лукоянов мастер-класс үткәрде, анда Баулының «Девон» командасының йөзләп яшь хоккейчысы катнашты.