20 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» төбәкара фестиваль-бәйгесе узды. Фестивальдә 200дән артык катнашучы 7 номинациядә - җыр , бию, нәфис сүз, уен кораллары, сәхнәләштерелгән өзек буенча көч сынаштылар. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.
Һәр номинациядә жиңүчеләр диплом һәм кубоклар белән бүләкләнде. Фестивальдә кунаклар - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин һәм Татарстанның...