Якшәмбе, 21 апрельдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итте, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.