Татарстанда торакны газлаштыру дәрәҗәсе 99,25 процентка җитте. 16,5 меңгә якын йорт газга тоташтырылган инде. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Хөкүмәте эшчәнлеге турында хисап биргәндә шулай дип белдерде.
«Россия Президенты Владимир Путинның карары белән социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла», – диде докладчы.
Песошин сүзләренчә, программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып, ягъни 2021 елның октябреннән республикадагы 22 меңнән артык...