10-30 апрельдә Апас районы Туган якны өйрәнү музеенда бүләкләр кабул итү көннәре уза. Апасның көмеш волонтерлары да бу эштән читтә калмады. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
«Көмеш волонтерлар махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә төрле әйберләр тегә. Алар носилкалар, маскировкалау челтәрләре, аптечка, госпиталь өчен носилка, баш астына мендәрләр, кием-салымнар - барлыгы 22 төрле эшләнмәне музейга да тапшырдылар. Бу тарихи, сәяси вакыйга өчен теләктәшлек белдерүчеләрнең җитәкчеләре - Сания Сафиуллина»...