Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшьләргә Туган илгә мәхәббәтен гамәлләре белән исбатлаучы чын патриотлардан үрнәк алырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе «Мәскәү — Татарстан күпере» IX Мәскәү яшьләр форумында белдерде.
«Монда махсус хәрби операция геройлары – алар яшьләр өчен үрнәк. Алар сүзләр белән түгел, ә үз гамәлләре белән патриот булу, Туган илгә, Ватанга хезмәт итү үрнәге күрсәттеләр. Сез, яшьләр, шундый кешеләр мисалында үзегез нинди булырга икәнен сайларга тиеш», - диде Миңнеханов.