Казанда Җиңү парадында «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкардылар (Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында узган Җиңү парадында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең легендар «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарды. Җыр сүзләре Меңьеллык мәйданындагы зур экраннарга да чыкты. Бәйрәмгә килүчеләр басып, артистка кушылып җырлады. Шулай ук җыр барышында Казан Кремле янындагы мәйданда татар халык биюен башкардылар. Элегрәк Җиңү парадында легендар «Катюша» хәрби машинасы катнашканын язган идек . Читать полностью...
Генерал-полковник Алексей Воробьев высоко оценил подготовку кинологов Росгвардии к предстоящим соревнованиям по профессиональному многоборью