«Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалының радиожурналистлар бүлмәсендә җирле радио тарихына багышланган музей булдырылды. Экспонатлар туплау эше 2023 елда башланып китте.
«Районны радиолаштыру эшен 1933 елда Искәндәр Юнысов башлап җибәрә. Ул бик алдынгы карашлы, зыялы шәхес була. Ул үзе Олыимән авылыннан булган. Әлбәттә, бу чорларда, әле радио эшчәнлеген башлаганда, әллә ни күп мөмкинлекләр дә булмый. Партия заманы булгач, район җитәкчелеге боерыгы белән партия оешмасының «кызыл почмагы» радиофикацияләнә...