Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Алар хезмәттәшлек һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Бохара өлкәсендә һәм Навоида гамәлгә ашырылачак перспективалы проектлар темаларның берсе булды. Татарстан җитәкчесе Үзбәкстан җитәкчелегенә уртак эшкә көчле ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аерым алганда, ул республика Президенты Шәүкәт Мирзиеевка рәхмәт белдерде.