2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Үзбәкстан товар әйләнеше берьюлы 27 процентка арткан һәм 370 млн доллар тәшкил иткән. Бу сан алга таба да үсәргә тиеш, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта «Иннопром» күргәзмәсендә «Үзәк Азиядә сәнәгать кооперациясе: төбәк фокусы» сессиясендә. ТАСС вакыйгадан туры трансляция алып бара.
Хәзерге вакытта Татарстан Үзбәкстан хезмәттәшләре белән икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә, шулай ук мәдәният, спорт, туризм өлкәсендә дә актив хезмәттәшлек итә.