Россия Президенты Владимир Путин муниципалитет башлыкларын һәм депутатларын, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен Җирле үзидарә көне белән тәбрик итте. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, илебездә әлеге институтның бай тарихы бар, ул 1785 елның апреленнән башлана – шул айда Екатерина II шәһәрләргә Жалованье грамотасын имзалый.
Путин искәрткәнчә, бүген җирле үзидарә органнарына мөһим һәм җаваплы миссия йөкләнгән, шәһәрләрнең социаль инфраструктурасын камилләштерү...