Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәеф Равил Гайнетдин боерыгы буенча, Орскидагы су басу зонасына гуманитар миссия җибәргән. Орск шәһәре Дәрбсәли Беркембаев исемендәге мәчете имам-хатыйбы Кадыйрҗан Тнаштыгулов тревога сигналының 5 апрельдә таравих-намаз вакытында яңгыравы турында сөйләгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр итәләр.
Аның сүзләренчә, 6 апрельдән 7 апрельгә каршы төндә су мәчеткә кадәр күтәрелә. 8 апрельдә коткаручылар сакчыны эвакуацияли – беренче катның яртысыннан артыгын су баса.