Казанда БРИКС-2024 Уеннарында чыгыш ясаячак командаларның делегацияләре башлыклары очрашуы старт алды. Анда башлыча онлайн-форматта барлыгы 35 ил вәкиле катнаша. Булачак турнирның инфраструктурасы белән күреп танышу өчен алты дәүләттән кунаклар килгән: Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Венесуэла, Әзербәйҗан, Сербия һәм Конго.
«Без БРИКС Уеннарын үткәрү дәрәҗәсен зур халыкара вакыйгага күтәрәбез һәм делегация башлыклары очрашуын үткәрәбез. Өч көн дәвамында июнь аенда безгә киләчәк ил...