Ульяновск шәһәренең Зөя аръягы районы «Ак калфак» татар хатын кызлары оешмасы «Бәби туе» йоласын күрсәтте. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.
Йола барышында «Ак калфак»лылар тамашачыга Сембер татарларының гореф-гадәтләрен - балага бишек әзерләү, мәгънәле татар исеме кушу, дөге бәлеше пешереп кунакка бару, бәби чәе уздыруны күрсәттеләр.
«Халкыбызның онытылып килүче йолаларын кире кайтару һәм яшьләргә тапшырып калдыру буенча эзлекле эш башкарабыз.