Омск өлкәсенең Усть-Ишем районында дамба җимерелгән. Җирле халыкны су баскан авыллардан эвакуациялиләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Усть-Ишем районында 317 торак йорт һәм 467 йорт яны участогы территориясенә су кергән. Автомобиль юлларының 5 участогында хәрәкәт чикләнгән, 19 торак пунктка юл киселеп калган.
Ишем һәм Иртыш елгаларында су дәрәҗәсе артуын дәвам итә. Кайлы, Усть-Ишем, Әшевән, Кече Игиза, Зур Тибенде, Әбәркүл авыллары аеруча зыян күргән.
Без...