«Татар кызы-2022» финалисты Сиринә Насыйбуллина бәйгедә «Иң кыю кыз» номинациясендә җиңү яулаган иде. Сиринә Казанның 18 нче татар гимназиясендә укытучы булып эшли. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә финалдан соң туган хис-кичерешләрен сөйләде.
«Татар кызы»на килгәндә мин «мәктәп-өй» арасында гына яши идем. Мәктәптән тыш нидер эшләп була икәне уема да килми иде. Бәйгегә килгәч, икенче дөньяга килеп эләккән сыман булды. Ике атна дәвамында уйланып утырырга вакыт та булмагач: «Тәүлектә бары егерме дүрт сәгать...