Болгар ислам академиясендә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган махсус почта маркасын чыгару тантанасы узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова маркага мөхер басты.
"Бу - тарихи вакыйга", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Маркада Ак мәчетнең фотосурәте урнаштырылган. "Болгардагы Ак мәчет. 2012 ел" дип язылган. "Беренче көн" конвертында...