Волгоград өлкәсендә Муса Җәлилгә бюст ачылды (Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Волгоград өлкәсе Маляевка авылында шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә бюст ачылды. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, тантаналы чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, өлкәнең Ленин районы депутаты Дмитрий Шунин, Россия контрразведкасының мактаулы әгъзасы, генерал-лейтенант Сергей Кокорин, Көньяк хәрби округының хәрби инспекторы, генерал-майор Александр Кулик, Маляевка авылы мәктәбе директоры Зәрия Байкова катнашты. Читать полностью...