Владимир Путин билетсыз балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыйды (Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин җәмәгать транспорты контролерларына билетсыз һәм үзе генә булган 16 яшькә кадәрге баланы төшереп калдыруны тыя торган законны имзалады. Кремльнең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Хәзер билет булмаган очракта якындагы тукталышта төшеп калу таләбе 16 яше тулмаган, һәм үзе генә булган балигъ булмаган балаларга кагылмый, диелә Дәүләт хокук идарәсе белешмәсендә. Бу яңалык балигъ булмаган баланы олы кеше озатып барган очракка кагылмый. Читать полностью...
Мы помним, мы гордимся: «585*ЗОЛОТОЙ» представила проект «Книга памяти» с историями из семейных архивов сотрудников