Татарстан Республикасының Даими вәкиллегендә «Питер Татар» мәгълүмат порталының 5 еллык юбилеен билгеләп үткәннәр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Очрашуны «Питер Татар»ның җитәкче мөхәррире Равил Закиров ачып җибәргән. Ул башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләгән, шулай ук портал эшчәнлегенең киләчәгенә планнар билгеләгән.
Даими вәкил вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов журналистларга төбәктә...