Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистай районына килде. Иртән ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белән бергә басуларны әйләнеп чыкты һәм язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
«Бүгенге көндә язгы чәчү 30 мең гектардан артык мәйданда башкарылган», — дип сөйләде ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Шулай ук Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашкан. Район...