«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы мөселман илләренең икътисади хезмәттәшлегенә ярдәм итәчәк. Кичә Казанга эш сәфәре белән килгән Гвинея-Бисау Президенты Умару Сисоку Эмбало журналистларга шундый фикерен белдерде.
«Илебезнең Россия Федерациясе белән үзара мөнәсәбәтләрендә билгеле бер үсеш чоры бар. Мин киләсе атнада Казанда искиткеч, күркәм вакыйга – KazanForum башланачагын белдем, ул мөселман илләре вәкилләрен берләштерә һәм әлеге илләрнең икътисади хезмәттәшлегенә ярдәм итә.