Россия Банкы төп ставканы инфляция куркынычы сәбәпле «тотып тора» - югыйсә ул Төркия һәм башка кайбер илләрдәге кебек ике урынлы дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. РФ Президенты Владимир Путин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге съездында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Инфляцияне киметүгә юнәлдерелгән бу тенденцияләрне без дә күрәбез, Үзәк банк та күрә, әлбәттә, гәрчә әле куркыныч бар, шуңа күрә алар төп ставканы тотып тора», - диде дәүләт башлыгы.
Президент фаразлавынча...