ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда чыгыш ясады.
«Милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлык бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗ кими бара. Ул бушлыкны без бергәләп тутырырга тырышырбыз, йөзләгән проектларны гамәлгә куябыз», - диде Әхмәтов.
«Комиссия эшенә хәйран еллар үткән булса да, боз кузгалды дип әйтә алмыйм.