Бүген, Габдулла Тукай туган көнендә, Казан Кирмәненең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Балаларда, яшүсмерләрдә телгә кызыксыну уятуга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Рәис бу өлкәдә хәзер башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе ун елдан булачак дигән фикерен әйтте.
«Һәр районда беренче итеп: «Телләр белән ничек? Күпме татар баласы ана телендә укый?» – дип сорыйбыз. Уку гына түгел, телне кулланырга кирәк, безгә моның формаларын уйларга кирәк.