Омскида Ак калфак ханымнары тырышлыгы белән Г. Тукайга багышланган әдәби кичә уздырылды. Шагыйрь турында сөйләгәннән соң, «Кәҗә белән Сарык» әкиятенә инсценировка куелды. Артистлар уенын балалар да, олылар да зур кызыксыну белән карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар шагыйрьнең төрле елларда язылган төрле шигырьләрен сөйләде. Мохтарият директоры вазифасын үтәүче Марат Катыров актив катнашып килүче балаларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
...