Россия Финанс министрлыгы барлык ташламалы ипотека программаларын элегрәк күрсәтелгән срокларда тәмамлау тәкъдимен хуплады. Искәрмә буларак гаилә ипотекасы гына 2030 елга кадәр озайтыла. Бу хакта ведомствоның финанс сәясәте департаменты директоры Алексей Яковлевка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
IT-ипотеканың гамәлдә булуы 2024 ел белән чикләнә, ә яңа төзелешләргә 8 процентлы кредитлар – бу елның июнендә туктала.
Министрлык вәкиле аңлатканча, хәзерге вакытта беренчел базарда...