Чистайның Ислам үзәгендә Гаилә елы уңаеннан үткән «Әлли-бәлли, былбылым» кичәсе күңел кылларына кагылып, йөрәкләрдәге иң якты, җылы хисләр ташкынын кузгатты. Чарада өлкәннәр белән беррәттән студентлар, мәктәп укучылары катнашу аеруча сөендерде. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.
Ислам үзәге җитәкчесе Фәрит Галимовның көр тавышы барыбызны да берара дулкынлану тәэсирләреннән бүгенге чынбарлыкка кайтарды сыман. Ул аталарча нык тавыш белән бирегә килүчеләргә үзенең нәсыйхәтен юллады. Баланы...