Ел саен апрельнең икенче якшәмбесендә Россиядә Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре көне билгеләп үтелә. 2024 елда бу көн 14 апрельгә туры килә. Хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннарны Татарстан Республикасы Хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Руслан Мөхәммәтшин котлады.
Ул котлавында һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре Россия Кораллы Көчләренең стратегик мөһим һәм кирәкле берәмлеге булуын билгеләп үтте.
«Узган гасыр башында төзелгән һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре...