9 февраля 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстанның халык рәссамы Рабис Сәлаховның «Милли көйләр эзеннән» дигән күргәзмәсе ачыла. Ул рәссамның 65 яшьлегенә багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рабис Сәлаховның күргәзмәсе Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» кысаларында оештырыла. Күргәзмәдә соңгы ун елда иҗат ителгән рәсем сәнгате, графика, декоратив-ясалма сәнгать әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Алар «Рушан йолдыз»...