Сарман районында кыш балык тоту ярышы уздыру матур традициягә әверелде. Ул быел дүртенче тапкыр оештырылды. Анда ел саен район башлыгы Фәрит Хөснуллин да килә, балыкчылар белән күрешеп, аларны күзәтеп, җиңүчеләрне тәбрикли. Быел кышкы балык тоту фестивален Шыгай авылында уздырдылар.
Ярышта катнашырга теләп 65 балыкчы теркәлгән иде. Балык тотучылар да, аларны карарга килүчеләр дә шактый җыелган. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.
«Иң яшь балыкчы» булып Тимерхан Латыйпов танылды.