Язучы Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы төрек теленә тәрҗемә ителде (Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар әдәбиятын өйрәнгән төрек теле һәм әдәбияты белгече, тәрҗемәче Мехмет Араз (Mehmet Araz) «Татар әдәбиятында тарихи романнар һәм язучы Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы» темасыннан фәнни хезмәт яклаган һәм үзе өйрәнгән әсәрен тәрҗемә иткән. «Татар әдәбиятында тарихи романнар күп түгел. Таһир Нәбиуллинның „Качкын“ романына аеруча әһәмият бирдем. Романны танытырга теләп, төрекчәгә тәрҗемәсен китап буларак чыгарырга йөрим», — дип сөйләгән ул Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбировага. Читать полностью...
Пресс-релиз | CRYPTONIUM | Новая экосистема для заработка на криптовалюте | Арбитраж | Трейдинг | Обучение