Тиздән пеләш ир-атлар бармак белән генә санарлык калмагае. Блогерлар һәм артистлар, актив рәвештә, пеләшләреннән котылу өчен, операция ясатырга кереште. Аларны карап баручылар арасында да һичшиксез чәч күчереп утырту операциясен ясатырга тәвәккәлләүчеләр бар. Шушы көннәрдә җырчы Илнар Сәйфиев тә чәч күчереп утырту операциясенә кергән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.
«Яз җитте, чәчү башланды. Менә утыртабыз. Яздан утыртсаң, көзен уңыш яхшы була,ди. Курыкмагыз, минем белән барысы да яхшы булачак.