Әниебез, ифрат та моңлы итеп:
«Урманнарда йөрдем бер ялгызым
Баласын җуйган болан эзеннән»... –
дигән җырны еш көйли, җырлый иде…
Әйе, бәлки, нәкь менә бу юллар үзенең 4 айлык күкрәк баласын – нарасыен җир куенына салган ананың күңел халәтенә туры килгәндер ул... Хәтерләсәгез, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган әлеге җырны Татарстанның Халык артисты Флера Сөләйманова да бик матур, күңелне айкарлык итеп башкара иде… Табигатьтә булган бар матурлыкны үз күңеле...