5 мартта Чаллыда баянчы-виртоуз Юрий Рыбин 38 яшендә вафат булган. Ул музыка мәктәбендә укыткан, халыкара бәйгеләр лауреаты булган. Үлем сәбәбе – инсульт. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Аны хастаханәгә алып киләләр, табиблар тырышлыгына карамастан, коткарып булмый.
Рыбин «КамАЗ» мәдәният йортында артист булып эшли, шәһәр концертларында, фестивальләрдә катнаша.
Юрий Рыбин Чаллыда туган, 6нчы музыка мәктәбен, сәнгать көллиятен тәмамлаган, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыган.