Танылган ир-атлар арасында чәч күчереп утырту буенча операция ясатучылар исемлегенә тагын берәү өстәлде. Ул – Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Беренче эш итеп аның чәчен пеләшкә алганнар, аннары чәч күчереп утыртасы урынны билгеләгәннәр. Ул операция вакытын көткәнен, ясаганнарын һәм машинада утырып өенә кайтып барганын да күрсәтте.
«Чәчне кырып бәрделәр. Аннары чәч куерып китәчәк. Төркиядән килгән егетләр эшли», – дип сөйли җырчы.