Балаларны яклау көне уңаеннан Тинчурин театры «Былтыр маҗаралары» интерактив спектаклен тәкъдим итә. Премьера 31 майда 11.00 сәгатьтә билгеләнгән.
«Җәйге тамаша балалар лагерьларында да күрсәтеләчәк. Интерактив тамаша нәкъ менә ачык һавада уйнар өчен эшләнгән, чөнки форматы ягыннан да ул – урам спектакле. Интерактив спектакльдә актерлар тамашачылар белән бергә катнаша, аларны уен процессына җәлеп итә», дип хәбәр итә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының матбугат хезмәте.