Дәүләт Советында «Татарстан Республикасы парламент дебатлары — 2024» конкурсына йомгак ясадылар. Финалга республиканың төрле районнарыннан 48 команда үтте, дип хәбәр итә Татарстан парламентының матбугат хезмәте.
Йомгаклау этабы кысаларында катнашучылар — 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр — төрле мәсьәләләр буенча фикер алышты. Алар арасында социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту, мәгариф учреждениеләрендә заманча бәяләү системасы, пластик савыт-саба куллануны тыю һәм төбәктә яшьләр өчен социаль...