Форумга җыелган татар эшмәкәрләре мондый форматта очрашуның файдалы булуын кабатлый. Быел форум Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә үткәрелде. Эшмәкәрләр, командаларга бүленеп, кейслар да чиште. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, татар эшмәкәрләренең Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә эшләве – зур горурлык һәм җаваплылык.
«Эшмәкәрлекнең үз законнары бар. Эшмәкәрлек дигәндә, төп оешма – Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы.