Уф, тәнем кыза, башым гүли... Әллә тагын температурам да күтәрелгән инде?.. Әле генә эшеннән кайткан ирем кулын маңгаема куеп карады да смартфонына ябышты.
– Скорый чакыртасыңмы әллә? – дим.
– Юк, алардан файда булмас. Әле шәһәрдәге бөкеләрне ерып чыкканчы… Әле нинди табиблары килә... Ничә сәгатьтән соң... – Ул миңа моңсу гына карап тора башлады.
– Алайса ни эшләргә?.. Сырхауханәгә шалтыратып кара, өйгә врач чакырт…
– Син нәрсә, шуны да аңламыйсыңмы? – дип ачынып куйды ирем.