Казан ипподромында Идел буеның яшь җайдаклары чемпионаты узды. Бу ярышта Әлмәт районының Габдрахман авылында туган Илнар Исламов 25 яшькә кадәрге җайдаклар арасында беренче булды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, хәзер Илнар Мәскәүнең Үзәк ипподромында Татарстан Республикасы данын яклаячак.