2024 елның гыйнварында реаль хезмәт хакы 8,5 процентка арткан, ә 2023 ел нәтиҗәләре буенча гражданнарның керемнәре үсеше 5,4 процент тәшкил иткән. Бу хакта Президент Владимир Путин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге съездында белдерде. Трансляция Кремль телеграм-каналында узды.
«Быелның гыйнвар аенда уртача айлык хезмәт хакы 8,5 процентка, ә 2023 елда гражданнарның реаль керемнәре 5,4 процентка арткан», — диде дәүләт башлыгы.
Ул актив эчке ихтыяҗ нәкъ менә реаль хезмәт хаклары һәм керемнәр үсешенә нигезләнә...