Татарстан Африка дәүләтләре белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирә, төбәкара һәм муниципальара элемтәләрне киңәйтә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта комиссия утырышында әйтте.
Дискуссиянең төп мәсьәләсе булып, Африка илләре белән төбәкара хезмәттәшлекнең перспективалы формалары торды.
«Соңгы елларда Россия тышкы сәясәте чыннан да Глобаль Көньяк илләре белән хезмәттәшлек юнәлешендә активлаша.