13 апрельдә «Арча» спорткомплексында Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш турниры булды. Ярышта 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Биредә Арча, Кукмара, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән яшь кәрәшчеләр бил алышты. Көрәш 12 үлчәү категориясендә узды. Командалар арасында 1 нче урынга Арча командасы чыкты. 2-3 урыннарны Кукмара һәм Балтач районнары бүлеште. Командалар диплом һәм Кубок белән бүләкләнде.