Халыкка шалтыратып, төрле ысуллар кулланып акчасыз калдыручы мошенниклар саны көннән-көн арта. Алар кулына фәлән мең генә түгел, ә миллионнар белән исәпләнүче сумма күчергән кешеләр булуы турында гел язып, сөйләп торалар. Мошенниклар – «Алдар-караклар» диик, вакытларын бер генә дә бушка уздырмый, җиңел акча эшләүнең яңадан-яңа юлларын уйлап табалар. Мәсәлән, күптән түгел генә «Интертат» мошенникларның кешеләргә нейрочелтәрләр аша ясалган тавышлы смс-хәбәрләр җибәрүләре хакында язган иде. Инде тагын бер ысул барлыкка килгән...