Соңгы берничә елда «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы күчмә формат алды. 2023 ел азагында Буа театры яңа бинага күчкәнгә күрә, «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасының биредә булуы табигый иде.
Мәгълүмат өчен: «Тантана» премиясенең схемасы болайрак. Театрлар уңышлы спектакльләрен премиягә тәкъдим итәләр. Ягъни, спектакльнең видеоязмасы (татарча спектакльләр рус теленә тәрҗемә белән), спектакльнең буклеты, спектакль турында белешмә, масскакүләм матбугат чараларында чыккан язмалар тапшырыла.