«Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булган җырчы Айгөл Бариева «Интертат»ка үзенең әлеге бүләкне мәрхүм әтисе Шамил Бариевка багышлавын әйтте.
«Мин Аллаһы Тәгаләмә, халкыма, җитәкчеләргә, әти-әниемә рәхмәтлемен! Бу олы бүләкне әтиемә багышлыйм. Әлеге мактаулы исемне әтием үлгән елны алырга тиеш иде. Мин шунда үземә сүз биргән идем әтием өчен шушы олы бүләкне алырга дип. Әлхәмдүлилләһ, мин 30 ел көттем, 30 ел килдем бу көнгә», – диде ул.
Шулай ук бүген, Тукай туган көнне,...