Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде. Алара арасында күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясен оештырган, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче сынчы Кадим Җәмитов та бар.
Сынчы сүзләренчә, ул әлеге дәрәҗәле премиягә ия булуына Татарстан Рәисе күкрәк билгесе белән бүләкләгәч кенә ышана башлаган.
«Инде хәзер бу вакыйгага, шушы югары дәүләт премиясен алуыма ышана башладым.