Фәрит Мостюков: Әти – ил иминлеге өчен көчле институт булдырган беренче татар
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Социалистик Хезмәт Герое, радиоэлектроника үсешенә зур өлеш керткән галим Илдус Мостюковка һәйкәл ачылды. Улы Фәрит Мостюков чыгышында әтиләре белән бик горурлануларын билгеләп узды.
«Әтиебезне хаклы рәвештә Казан радиоэлектроника фәнни-эзләнү институтына нигез салучы дип атый алабыз. Мостюков – Татарстан һәм Советлар Союзының генераль конструкторы, илнең иминлеген һәм саклануга сәләтен ныгыту буенча дәүләт әһәмиятендәге бурычларны хәл...