Нурлатта Габдулла Кариевның 140 еллыгына багышланган тантаналар узды
Нурлатның үзәк мәйданында татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев (1886-1920) һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Быел аның тууына 140 ел тулды. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итте.
Әле исән чагында ук, 1912 елда, Габдулла Кариевны «Сәйяр» исемле беренче татар профессиональ труппасы белән оста җитәкчелек иткәне өчен (ул 1908-1918 елларда ширкәтнең идарәчесе була) һәм артистлык таланты өчен «татар театрының атасы» дип атыйлар. Бүгенге тантанага Казаннан килгән Кариев исемен йөртүче...